Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшәүче 11 яшьлек Аделинаны “Человек-паук” та котлаган

“Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, “Туган көнең белән!” хәйрия акциясе кысаларында, Чирмешәндә яшәүче 11 яшьлек Аделина Герасимованың өенә барып бәйрәм оештырдылар.

Аделина таныш булмаган абый-апалар күрсәткән игътибардан бераз югалып та калды бугай. Аны туган көне белән котларга хәтта яраткан кинофильмнарының берсендәге герой – “Человек – паук” та килгән иде.

Бүлекчә хезмәткәрләре һәм әлеге изге эштә катнашкан игелекле якташларыбыз: Михаил Рыбаков, Альбина Ахмедова, Галина Маркелова, Елена Минаева Аделинаны төрле бүләкләр белән сөендерделәр.

Физик мөмкинлекләре чикле балаларны сөендерү максатында оештырылучы әлеге изге акция дәвам итә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев