Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә төп чыршыны Кыш бабай кабызды

Матур традиция буенча, быел да хакимият бинасы каршындагы төп чыршыны тантаналы шартларда ачтылар. Бәйрәм чарасына балалар да, олылар да күп җыелды. -Менә тагын бер ел үтеп бара, әтәч елын озатырга җыенабыз. Ел дәвамында районыбызда байтак күңелле вакыйгалар булды, дистәләгән объектларда капиталь ремонт ясалды, торак йортлар төзелде, күпләр Яңа елны яңа...

Матур традиция буенча, быел да хакимият бинасы каршындагы төп чыршыны тантаналы шартларда ачтылар. Бәйрәм чарасына балалар да, олылар да күп җыелды.

-Менә тагын бер ел үтеп бара, әтәч елын озатырга җыенабыз. Ел дәвамында районыбызда байтак күңелле вакыйгалар булды, дистәләгән объектларда капиталь ремонт ясалды, торак йортлар төзелде, күпләр Яңа елны яңа йортларда, фатирларда каршылый, - диде үзенең чыгышында район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина. - Яңа гаиләләр барлыкка килде, йөзләгән йортка сабыйлар алып кайттылар. Димәк, Чирмешәнебез яши. Республикабызда эшләп килүче утыздан артык программа районыбыздагы яшәү шартларын тагын дә яхшыртуга ярдәм итә. Киләсе ел барлык гаиләләргә уңышлар, бәхет, сәламәтлек алып килсен.

Бу кичтә төп чыршының утларын Кыш бабай үзе кабызды. Аннан соң аның тирәли уйнадылар, җырладылар, биеделәр, балалар үзләренең талантларын күрсәттеләр. Билгеле, Яңа ел бәйрәме бүләкләрсез үтмәде.

Сүз уңаенда, район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгында тугыз метрлы, купшы ясалма чыршы урнаштырдылар. Ул да Чирмешәнебезгә бәйрәм төсе биреп тора.

Автор фотолары

Безнең сайтта карагыз:Төп Яңа ел чыршысының утлары кабынды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Кыш бабай төп чыршыны