Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә тагын ике машина йөртүчегә 30 ар мең сум штраф бирелгән

 Чирмешәннең җәмәгать судында аек булмаган хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләрнең эше еш тикшерелә.

Яңа Элмәледә яшәүче Герман Михайлович Митрюхинны инспекторлар туган авылы урамында төнлә туктаталар. Ул “ЛАДА – 212140” автомобиленә спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утырган. Аның мондый хәлдә булуын алкотектор да исбатлый. Суд утырышында Митрюхин үз гаебен таныган.

Валерий Петрович Чистопольцев Иске Элмәле авылында яши. Аның “ВАЗ-1183” автомобилен полиция хезмәткәрләре кичке мәлне Чирмешәндә, Техническая урамында туктаталар. Автомобиль йөртүче медицина тикшеренүеннән баш тартса да, спиртлы эчемлек куллану билгеләре: алкоголь исе, сөйләгәндә буталып китүе, бит төсендә, үз – үзен тотышында үзгәреш ачык күренә. Инспекторлар аны транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерү турында беркетмә төзегәннәр.

Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, җәмәгать суды аларның һәрберсенә 30 мең сум штраф һәм бер ел ярымга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.


Татарстан ЮХИДИ юл-транспорт һәлакәте очрагында, зыян күрүче булганда экстрен хезмәтләрнең 112 бердәм телефон номерына шалтыратырга кирәклеген искә төшерә.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясеннән бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев