Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә тагын 20 сыерчыкка “өй кордылар”

Район үзәгендә Сабан туйлары уза торган урман массивындагы агачларга тагын егерме берәмлек сыерчык оясы элделәр. Лашман мәктәбе укучылары ясаган “өйчекләрне” урманчы абыйлары Чирмешән лицее укучылары белән бергә урнаштырдылар.

Әлеге мактаулы, изге гамәл 21 март – Халыкара урман көненә туры китереп башкарылды. Өстәвенә бүген Нәүрүз бәйрәме дә.

–Беренче сыерчыклар гадәттә  март ахырларында, апрель башларында күренә башлый. Без инде аларның агач өйләрен, кеше исе бетә торсын дип, алдан элеп куябыз, - ди Чирмешән урман хуҗалагы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин. - Ояларны  Лашман мәктәбеннән Камил абый Мәслахов укучылары хезмәт дәресләрендә ясап бирде, егетләргә рәхмәт.

Урман белгечләре әйтүенчә, сыерчык ояларын буярга ярамый, кош аны өнәми икән. Кереп-чыгып йөри торган тишеге кояшлы якка карарга тиеш. Ояны агачка  бәйләп  кенә беркетәсе, кадаклау тыела. “Тәрәзә” оя төбеннән югары булсын, югыйсә сыерчык балаларына  башка кошлар зыян салырга мөмкин. Эчкә яктылык төшмәсен өчен өйчекнең ян-якларында тишек-ярыклар калдырырга киңәш ителми.

Чирмешән лицееның 9 нчы сыйныф укучысы  Илсур Хәйруллин үзе дә  өендә, әтисе белән,  сыерчык оясы ясаган икән. Ул бирегә классташлары белән килгән.

-Сыерчыклар бик матур сайрыйлар, агачлардагы корткычларны бетерәләр, - ди Илсур.

 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X