Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә саклану чаралары кимәүчеләрне штрафка тарталар

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү һәм профилактикалау максатында полиция хезмәткәрләре октябрьдән рейдларны кабат ешайтты.

Көн саен ике төркем җәмәгать урыннарында, күбрәк, сәүдә нокталарында, тикшерүләр уздыра.

-Атнага бер көн массалы тикшерүләр оештырыла, ягъни, бу көнне  барлык полиция хезмәткәрләре дә рейдка чыга, - ди район полиция бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Хәлил Шарапов. - Хокук сакчылары соңгы көндә генә дә шәхси саклану чаралары кимәгән 5 кешене тоткарлады. Апрельдән башлап барлыгы 335 гражданинга карата беркетмә төзелде.

Беркетмәләрнең 73 проценты буенча штраф салынган, гаеплеләрнең 27 процентына кисәтү бирелгән. Җәзага тартылучылар 1000 сумнан алып 30 мең сумга кадәр штраф түләгән. Бу чорда 200 мең сумнан артык штраф җыелган.

Шәхси саклану чараларыннан башка җәмәгать урыннарында йөрүчегә беренче очракта кисәтү генә ясалырга мөмкин, иң аз штраф күләме 1000 сум. Гражданин бер ел эчендә кабат бу кагыйдәне бозса, штраф күләме арта.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев