Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә һәр көнне 8-9 өлкән кешене больницага диспансеризациягә алып киләләр

Район үзәк больницасында табиблар һәр көнне 65 яшьтән өлкәнрәк сигез-тугыз якташыбызның сәламәтлеген тикшерә.

Әлеге эш “Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла. Районның халыкка социаль хезмәт күрсәтү “Мәрхәмәтле йөрәк” комплекслы үзәге, район үзәк хастаханәсе белән берлектә, авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны медицина оешмаларына алып килү буенча чаралар үткәрү дәвам итә.

Быел шушы рәвешле 995 өлкән яшьтәге райондашыбызның сәламәтлеге тикшерелгән, ел ахырына кадәр табиблар янына диспансер күзәтүенә килүчеләр санын 1393кә җиткерү планлаштырыла.

Татьяна Саттарова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев