Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә оешмалар территорияләренең чисталыгын тикшерәләр

Оешмалар территорияләрендә гел чиста, тәртип булырга тиеш. Көннәр әле аяз вакытта барын да җыештырырга кирәк.

-Нинди ведомствога буйсынуына карамастан, һәр оешмага, предприятиегә, учреждениягә кагыла бу, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе  Илфат Шәйдуллин, коллективлар җитәкчеләре катнашында Чирмешән автотранспорт предприятиесе территориясендә узган утырышта. -Атна саен шулай кайсыдыр бер оешмада җыелып, чисталык торышын караячакбыз.

АТП территориясендә матурлыйсы урыннар күп. Административ бинада, гаражның бер почмагында ремонт бару сәбәпле, анда-монда төзелеш калдыклары таралып ята. Күп җирдә өрәңге агачлары тамыр җибәргән, кисмәсәң, алар азыначак кына. Иске техниканы да бер урынга тәртип белән тезеп куйсаң матур була бит. Кирәксез тимер-томырны да күз алдыннан, аяк астыннан җыештырып алырга озак түгел.

Бу көннәрдә район үзәгендә өмәләр ешайды: кайдадыр туфрак тараталар, чүп-чар җыялар, агачлар утырталар, төзелеш алып баралар, мөмкин булганча, матурлыйлар. Монысы яхшы, чисталык – үзебез өчен.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев