Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә мәктәп укучыларына портфельләр тапшырдылар

Район мәдәният йортында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе кысаларында күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 85 сабыйга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар.

Бәйрәмгә килүче кунакларны әкият геройлары урамда ук каршы алдылар. Район үзәге оешмалары, нигездә, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, спорт залында һәм фойеда оештырган мәйданчыкларда балаларның күңелләрен ачтылар; уеннар, викториналар, бәйгеләр үткәрделәр, аларда катнашучыларга бүләкләр дә тапшырдылар.

-Без Түбән Чегодайдан килдек, - диделәр Асия һәм Рәфкать Нәфыйковлар. - Улыбыз Рәмис быел беренче сыйныфка керә. Аңа биредә бик ошый, күрәсез, рәхәтләнеп уеннарда катнаша. Улыбызга мәктәпкә дип бераз әйберләр алган идек, ләкин, беләсез бит, бала әйберләре бик кыйммәт. Хезмәт хакыбыз зур түгел, шуңа да без бүгенге бүләк өчен бик рәхмәтле.

Әти-әнисе янына йөгереп килгән Рәмистән: “Мәктәпкә барасың киләме?”- дип тә кызыксындым.

-Әйе, барасым килә, - диде ул озак та уйламыйча.  

Бүгенге тантанада укучыларны сәхнәгә чакырып, тантаналы шартларда һәммәсенә уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар.

-Бу бик кирәкле акция, - диде район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов бәйрәмгә килүчеләрне сәламләп. – Әлеге хәйрия акциясендә нефть компанияләре, район оешмалары, эшмәкәрләр, фермерлар актив катнашты. Район җитәкчелеге исеменнән аларга рәхмәтебезне белдерәбез. Булачак укучыларга яхшы билгеләргә генә укып, без алар белән горурланырлык кешеләр булып үсүләрен телим.

Түбән Кәминкә авылында яшәүче Татьяна һәм Илшат Гыйрфановларның гаиләсендә алты бала, быел дүртенчеләре, уллары Илнур беренче сыйныфка укырга керә.

-Кызыбыз Альбина быел тугызынчы сыйныфны тәмамлап, көллияткә укырга керде. Улыбыз Илназ алтынчыга бара, - диде күп бала әнисе. – Балаларны яңа уку елына киендердек. Путин биргән 10 мең сум акчалар бик урынлы булды. Форсаттан файдаланып, бүгенге иганәчеләргә һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә дә зур рәхмәтемне җиткерәм. Алар безне онытмыйлар, гел булышып торалар.

фото: автор

Чирмешәндә "Мәктәпкә җыелырга ярдәм ит!" акциясе узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев