Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә матәм митингы узды

Бүген, 12 май көнне, 15 сәгатьтә чирмешәнлеләр 175 нче Казан гимназиясендә һәлак булучылар истәлегенә узган матәм митингында катнаштылар.

Казандагы җан өшеткеч фаҗигане күңелләре аша уздырган якташларыбыз бүген Чирмешәндә, узган гасырның 50 нче еллары башында район үзәгендәге янгында һәлак булганнар мемориалы янында, җыелды. Күпләр чәчәкләр, уенчыклар һәм шәмнәр алып килгән.

-Яклаучысыз балаларга ату - бу бит вәхшилек. Үлем җәзасын бетерүләрен аңламыйм, кеше гомерен кыючылар бәлки шуннан куркырлар иде, аптыраганнан әйтүем инде, - ди район үзәгендә яшәүче әни кеше Марина Портнова.

Чирмешәнлеләр һәлак булучыларның гаиләренең, ата-аналарының кайгы-хәсрәтләрен уртаклашалар.

фото: автор

Чирмешәнлеләр Казан гимназиясендә террорчы кулыннан һәлак булучыларны искә алдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев