Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә халык дружиначылары хокук бозуларны кисәтергә булышалар

Районда 18 халык дружинасы бар, ягъни һәр авыл җирлегендә берешәр. Дружиначылар саны 342, аларның 145се – район үзәгендә, 197се – авылларда. Җинаятьләрне, хокук бозуларны кисәтүдә дружиналарның ярдәме зур.

Узган, 2020 елда халык дружиналары (ДНД) катнашында районда 11 административ хокук бозу ачыкланган. Авылларда, дөресен әйтик, бу эш тиешле югарылыкта түгел әле, ә Чирмешәндә ДНД атнага ике тапкыр – җомга һәм шимбә көнне, полиция хезмәткәрләре белән бергә, дежурлыкка чыга.

Кызганыч, кайвакыт оешмалардагы дружиначылар патрульлек итү графигын өзәләр. Бу эшкә контрольне, оешмалар җитәкчеләренең җаваплылыгын көчәйтергә кирәк. Җинаять тәртибен саклауда, хокук бозуларны кисәтүдә актив катнашучыларны кызыксындыру, бүләкләү дә эшкә уңай йогынты ясар иде.

Муниципаль районда хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышында шундый фикерләр яңгырады. Әлеге мәсьәлә уңаеннан Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге җинаятьләрне эзләү бүлеге начальнигы Илнар Җиһаншин чыгыш ясады.

Архив эшендә законлылыкны үтәү һәм бетерелгән оешмаларда документлар сакланышын тәэмин итү турында районның архив бүлегенең начальнигы Роза Вәлиева сөйләде.

Архив документларын тапшыру, кабул итү, исәпкә алу, саклау эшендә таләпләр күп икән: махсус җиһазлар алырга, кабинетларда хәтта температура, яктылык режимын төгәл сакларга, идеаль чисталык булдырырга кирәк.

Утырышта әйтелгәнчә, соңгы вакытта архивка мөрәҗәгать итүчеләр сизелерлек күбәйгән, аеруча пенсия, хезмәт стажына бәйле сораулар белән еш киләләр икән. Әмма кайвакыт кемгәдер, архивта кирәкле документ булмагач, тиешле белешмә бирелми. Бу инде кайбер оешмаларның архивка вакытында документлар бирмәве аркасында килеп чыга.

-Кеше, гомер буе эшләп, пенсиягә чыкканда, хезмәт стажын документ аша раслата алмый икән, монда кайсыдыр оешманың эшләп җиткермәве ачыклана, - диде утырышны алып баручы -  муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин. – Кеше язмышы белән алай уйнарга ярамый.

Утырыш карарында язылганча, районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре, җир бюросы, кадастр палаталарына, район үзәк больницасына контроль-хисап палатасына муниципаль архивка документлар әзерләү һәм саклауга тапшыру өчен конкрет вакыт билгеләнде. Комиссия бу мәсьәләнең үтәлешен контрольдә тотачак.

Җинаять -  башкару инспекциясендә исәптә торучы кешеләр арасында кабат җинаять кылуларны кисәтү буенча эшне оештыру хакында шушы хезмәт инспекторы Фәһим Минапов мәгълүмат җиткерде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев