Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә кайбер йортлар тирәсен чүп үләннәре баскан

Соңгы вакытларда район үзәге урамнарына чүп үләннәре хуҗа дияргә мөмкин. Кайбер йортлар тирәсендә нинди генә чүп үләне юк, шайтан таяклары да чәчәк атып утыра. Технический һәм Татарстан урамнарындагы күп фатирлы йортлар тирәсе аеруча ямьсез.

Алар янындагы олы юлдан тротуарга кадәр араны Чирмешән авыл Советы җирлеге килешү төзеп чаптырткан. Ә менә йорт тирәләре... Тротуарның бер ягы чиста, икенче яктан чәнечкеле үлән биткә сугарлык булып үскән. Технический урамындагы йортларда яшәүчеләр арасында җирне эшкәртеп яшелчә чәчеп куючылар да бар. Чүп үсеп яту түгел инде, бик яхшы, бәрәңгеләр чәчәк атып утыра, тәртип.

-Әлеге йортларда яшәүчеләр өй тирәсен үзләре чиста тотарга тиеш, бу җир алар милке булып санала, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Бакча итеп куллансалар да бер сүз әйтмибез, тәртип һәм чисталык кына булсын, килешеп бер төрле койма белән тотып алырга да мөмкин.

Миләшле урамының да кайбер йортлары чүп эчендә калган. Биредә төзүчеләр күп, тик араларында чүп үләне басып киткән участоклар байтак. Җир участогын милек итеп теркәгәнсең икән, анда яшисеңме-юкмы, син аны тәртиптә тотарга тиеш. Мондый ташландык җир участоклары Амур ягындагы Кол Гали, Цаплин, Конев, Фролов, Ларионов, Придорожная урамнарында да күп. Аларга ут, су, газ үткәргечләр сузылган, тик нигәдер төзелеш башлаучылар, һичъюгы чүп үләнен чабучылар бик сирәк.

Дөрес, янәшәдә үк бик матур, каралган, чүп үләннәре чабылган хуҗалыклар да юк түгел, аларны дәрәҗәле кунакларга да күрсәтеп була. Мәсәлән, Юбилейный урамындагы Сәмархановлар йорты бөтен урамга ямь биреп тора. Бакча урамындагы Игнатьевлар, Максимовлар йортлары тирәсе гел тәртиптә. Тыкрык кырыенда урнашкан бу йортларның җыештырыр мәйданнары зур булса да, авырсынмыйлар, үләннәрне еш чабалар, әйткәнне көтеп тормыйлар.

Юлчылар урамында Котбиевлар йорты каршына куелган балалар уен мәйданчыгы буш тормый. Монда тәртип, чиста һәм матур да. Район бюджеты хисабына алынган мәйданчыкны бу тирәдә яшәүче ир-атлар бергәләп урнаштырганнар.

-Рәхмәт кенә яусын инде, балаларга рәхәтләнеп уйнарга урын булды, - ди Гөлфия Гыймранова.

Амур ягында да бик матур, зәвыгын китереп төзегән, шул ук вакытта тирә-юне тәртиптә торучы йортлар аз түгел.

-Йорт тирәсен матурлау өчен күп нәрсә дә кирәкми, чүп үләннәрен чалгы белән чабып алу җитә, - ди Светлана Сарыймовна. - Чиста икән, гади генә төзелгән йорт та матур булып күренә.

Автор фотолары

Күбәк фото: Чирмешәннең кайбер урамнарын чүп баскан. Матур йортлар да күп (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев