Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә ике күрше пар килгән-йорт тирәләрендә тәртип юк

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия тарафыннан кисәтү алган Кармыш авыл җирлеге территориясендә тәртип урнашкан. Чирмешәннең Гагарин урамындагы бер йорт хуҗасы да, әйткәч, өй алдындагы төзелеш калдыкларын җыештырып куйган.

-Район үзәгендәге ”Сытый кот” кибете хуҗалары да кисәтү белән чүптән арынганнар, Техническая урамындагы “Магнит” кибете янында бераз тәртип салганнар, тик әле монда эшлисе эшләр байтак, - ди административ комиссия секретаре Лилия Лоткова. - Ә менә Утыз Имәни урамындагы ике күрше безнең кисәтүне колакларына да элмәгәннәр. Бер йортны чүп үләннәре басып киткән, икенчесендә төзелеш калдыклары таралып ята. Алдагы рейд вакытында ничек булса, икенче барганда да монда бар да шул хәлдә, яңгырдан соң чүп үләннәре генә тагын да үсеп киткән.

Комиссия бу күршеләргә кабат кисәтү ясап тормый, аларга штраф салына, билгеле, йорт тирәсен дә барыбер үзләренә җыярга туры килер. Юбилейная һәм Миләшле урамнарындагы кайбер йортлар тирәсе дә Чирмешәнне һич тә бизәми.

Чираттагы рейдлар вакытында комиссия әгъзалары Түбән Кармалка авыл җирлегенә керүче авылларда булган. Соңгы яңгырлардан соң Түбән Кармалка, Югары Кармалка, Чумачка авылларында чүп үләннәре нык үсеп киткән, аеруча юл кырыйлары, хуҗасыз йортлар тирәләре бик ямьсез. Түбән Кармалкадагы бер шәхси эшмәкәрнең кунакханәсе һич тә кунак йортын хәтерләтми, биредә чәчәк урынына чүп үләннәре күкрәп үсә. Инде ул да тәртип сала, диләр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев