Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә ике бала кар астында калган

Быел кыш явым-төшем күп, шуңа, кар төшеп, кешеләргә дә зыян килергә мөмкин. Сак булырга кирәк. Быел безнең районда да тау шуганда ике яшүсмер чак кына кар корбаны булмадылар.

Бу хәл гыйнвар аенда булды. 7 яшьлек кыз 15 яшьлек абыйсы белән  тау шуарга китәләр. Алар ярның бер ягыннан төшеп икенче якка менәргә уйлыйлар. Өстә зур кар өеме күргәч, кыеклабрак күтәрелә башлыйлар. Шул вакытта алар өстенә кар ишелә, аның артыннан ук икенче дулкын төшеп, балалар кар астында калалар. Малай карны  ерып үзе чыга, сеңлесен эзләп карый, тик таба алмый. Шуннан соң ул, ярдәм сорап, авылга йөгерә. Көрәкләр белән килгән күршеләре  карны казырга тотыналар һәм кызның баш киемен күреп алалар. Коткаручылар сүзләренә караганда, бу бала  ярты сәгатьләп кар астында яткан. Аннан соң кызны ашыгыч ярдәм машинасында район үзәк больницасына алып китәләр. Бәхеткә, исәнлегенә зыян килми, тикшеренүләр узгач, бер тәүлектән соң аны өенә җибәргәннәр.

Әлеге хәлне дә истә тотып, ата-аналарга мөрәҗәгать итәсем килә. Якыннарыгыз белән күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен, балаларыгызның мәктәптән соң кайда булулары белән кызыксыныгыз, кар төшү куркынычы туган җирләрдә  уйнамаска кирәклеген аңлатыгыз.  Онытмагыз: яз көне  кар убылу куркынычы тагын да арта.

Чулпан Мөбарәкшина,

район полиция бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы.

Фото из архива

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X