Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә иң яхшы класс җитәкчесе билгеле булды

Әккәрәй урта мәктәбе укытучысы Людмила Калмыкова "Кеше тәрбияләү" республика бәйгесенең муниципаль этабында "Класс җитәкчесе" номинациясендә җиңүче булды. Педагогик осталыкны билгели торган традицион конкурс класс җитәкчеләренең һөнәри осталыгын камилләштерү һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак тормышка ашыру максатында үткәрелә. Быел конкурста катнашкан 24 укытучының алтысы финалга чыкты. Алар жюри игътибарына яраткан шөгыльләре,...

Әккәрәй урта мәктәбе укытучысы Людмила Калмыкова "Кеше тәрбияләү" республика бәйгесенең муниципаль этабында "Класс җитәкчесе" номинациясендә җиңүче булды.


Педагогик осталыкны билгели торган традицион конкурс класс җитәкчеләренең һөнәри осталыгын камилләштерү һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак тормышка ашыру максатында үткәрелә. Быел конкурста катнашкан 24 укытучының алтысы финалга чыкты. Алар жюри игътибарына яраткан шөгыльләре, класс җитәкчесе булып эшләгән дәвердә иң кызыклы һәм истә калырлык мизгелләр турында презентация ясадылар.

Һәр укытучы үзенең чыгышын мөмкин булганча үзенчәлекле итеп оештырырга тырыша. Бу биремне Людмила Калмыкова яхшырак башкарып чыкты. Ул 2005нче елдан бирле Әккәрәй балаларына белем һәм тәрбия бирә. 7нче сыйныфның класс җитәкчесе. Людмила Александровна әүвәл башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән, хәзер география укыта.

-Ул бик тырыш кеше. Мәктәп һәм авыл тормышында актив катнаша, - ди Әккәрәй мәктәп директоры Михаил Захаров. - Җырлый. Бии. "Ел укытучысы" республика конкурсының муниципаль этабында икенче урын алып, зона этабында да чыгыш ясады.

Людмила Калмыкова Чистайда узачак зона этабында район данын яклаячак.

Бәйгенең финалында 1нче Чирмешән мәктәбеннән Кристина Митрюхина, Лашманнан Рушания Мөбарәкшина, Ивашкинодан Ирина Апалаева, Иске Кадидан Галия Мөхсинова, Яңа Элмәләдән Ирина Митюкова һәм Әккәрәйдән Людмила Калмыкова көч сынаштылар.

Кристина Митрюхина-икенче, Рушания Мөбарәкшина өченче урын ияләре.

Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре һәм сертификатлар тапшырдылар.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә иң яхшы класс җитәкчесен билгеләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined иң яхшы класс җитәкчесе билгеле булды