Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә физик мөмкинлекләре чикле балаларның һөнәр үзләштерү проблемасы хакында сөйләштеләр

Бүгенге көндә сау-сәламәт кешегә дә һөнәр үзләштерү, эшкә урнашу җиңел түгел. Ә физик мөмкинлекләре чиклеләр алдында бу проблема аеруча кискен тора.

Район социаль яклау бүлегенең “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге оештырган “түгәрәк өстәл”дә дә нәкъ менә шул мәсьәлә күтәрелде.

Үткән уку елында Лашман урта мәктәбендәге коррекцион сыйныфта укучы 7 бала 9 сыйныфны тәмамлаган. Кулларына белешмә алган бу укучылар һәм аларның ата-аналары алдына һөнәр үзләштерү проблемасы борчый.

-15-16 яшьлек сау-сәламәт балаңны чыгарып җибәрү дә авыр булган чорда, физик мөмкинлеге чикле балаларга каядыр еракка барып уку зур проблема. Шуның өчен Чирмешән аграр техникумында шундыйлар өчен берәр һөнәр буенча төркем ачу проблемасы туды, - ди район социаль яклау бүлегенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлекчәсе мөдире Гүзәлия Сафиуллина. – Мөмкинлеге чикле кешеләр өчен һөнәр үзләштергәч тә эшкә урнашу җиңел түгел.

Бүгенге көндә Лашман мәктәбендәге коррекцион сыйныфларда 24 укучы белем ала.

-Бу күптәнге проблема. Безнең укучыларыбыз Бөгелмә, Түбән Кама, Нурлат шәһәрләрендәге техникумнарда укырга мәҗбүр, - ди чарада катнашучы район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Флюра Рәхимҗанова. – Дөрес, алар тормышта югалып калмый, үз юлларын табып, гаилә корып яшәүчеләр дә бар. Тик без аларны проблема алдында үзләрен генә калдырмаска, аны чишү юлларын эзләргә тиеш. Коррекцион сыйныфларда укучы балалар саны арта бара.

Техникумда бу уку елында ук мөмкинлеге чиклеләр өчен төркем ачу буенча эш башлаган булганнар. Тик документ, финанс эшләре бик четерекле, моны ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы аша хәл итәргә, алдан ук заявка бирергә кирәк икән. Быел Лашман мәктәбенең коррекцион сыйныфын тәмамлаучылар да моңа ахырга кадәр өметләнеп торганнар. Шулай да 5 чыгарылыш сыйныф укучысы күрше районнардагы техникумнарга укырга урнаша алганнар.

-Бу юнәлештә эш алып барыла. Алдагы уку елларында, билгеле бер белгечлек сайлап, анда күпме бала килергә мөмкинлеген ачыкларга кирәк, - ди Чирмешән аграр техникумы директорының укыту эшләре буенча урынбасары Сергей Малешин. – Аларны без торак белән дә тәэмин итәргә тиеш, бу проблеманы да хәл итәсе бар.

Әлеге чарада мөмкинлеге чикле балаларның әти-әниләре дә катнашты, алар да үзләрен борчыган сорауларын, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Ә бу вакытта район социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре аларның балалары белән төрле уеннар оештырдылар. Балалар мультфильм карарга да өлгерделәр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев