Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә өч карак тотылган

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. 8, 11 һәм 12 сентябрьдә янгын-коткару хезмәте эшчеләре авария урынына барганнар. 02 7сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә урлашуның өч очрагы турында хәбәр кергән. Чирмешәндә яшәүче өч кеше "Чирмешән АГРО" җәмгыяте фермасыннан электр белән эретеп ябыштыру агрегаты һәм...

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. 8, 11 һәм 12 сентябрьдә янгын-коткару хезмәте эшчеләре авария урынына барганнар.

02 7сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә урлашуның өч очрагы турында хәбәр кергән.
Чирмешәндә яшәүче өч кеше "Чирмешән АГРО" җәмгыяте фермасыннан электр белән эретеп ябыштыру агрегаты һәм кабель урлаганда тотылганнар. Матди зыян 20 мең сум. Тагын бер чирмешәнле шул җәмгыятьтән дүрт айлык тайны чәлдергән.
Бер атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата 87, участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 22 административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 40 чакырту һәм 10 мөрәҗәгать итү теркәлгән. Фельдшер Тамара Просекина әйтүенчә, көннәр салкынайту белән ОРВИ очраклары ешайган, югары кан басымы, көнкүрештә җәрәхәт алу сәбәпле дә чакыртулар күп булган.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 26 заявка үтәгәннәр.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы полиция янгын хезмәте