Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Беслан корбаннарын искә алачаклар

Ел саен 3 нче сентябрь көнне Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата Бесландагы, Төньяк Осетия, 2004 нче елның 1-3 сентябрендә, булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.

Ул чакта яңа уку елына сөенүче балалар ата-аналары белән, кайгы-хәсрәт килүен сизмичә, белем көненә мәктәпкә җыелалар. Җинаятьчеләр – террорчылар, мәктәпкә кереп, укучыларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларны әсирлеккә алалар һәм мәктәп бинасында өч көн дәвамында 1181 кешене бикләп тоталар. Әлеге террорчылык актының нәтиҗәсе бик аяныч – 300 дән күбрәк кешенең, күпчелек балаларның һәм хатын-кызларның гомере өзелә.

Әлеге истәлекле дата уңаеннан район оешмаларында төрле чаралар үтәчәк, аларның төп максаты – экстремизмны һәм террорчылыкны кисәтү һәм толерантлык тәрбияләү.

Бу турыда районның  мәгълүмати-пропаганда комиссиясе утырышында да сөйләделәр. Әлеге комиссиянең рәисе – район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин әйтүенчә, әлегә мәсьәләгә җиңелчә карарга ярамый, бу көнне белем бирү, мәдәният, спорт оешмаларында төрле чаралар оештырып, үткәндәге афәтнең ни дәрәҗәдә кешелеккә куркыныч икәнен тагын бер кат исбатлау кирәк.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев