Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә балалар ялы һәм Сабантуй вакытында иминлекне тәэмин итү хакында сөйләштеләр

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән соңгы утырышында күбрәк балалар ялы һәм иминлеге турында сүз барды. Мәгариф объектларында террорчылык гамәлләрен , гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, аларда техник чаралар җитешмәве хакында да әйттеләр.

Инде беренче смена ялга да киләчәк “Кояшлы” лагерында, телефон, видеокамералар, кисәтү җайланмалары буенча җитешсезлекләр бар икән. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин аларда һәм мәгариф объектларында тревога сигнализациясе кнопкалары, турникетлар, видеокамералар һәм башкалар җитешмәү уңаеннан проблемаларны акрынлап булса да хәл итү бурычын куйды.

-Техник средстволар алу, кую-монтажлау, хезмәтләндерү – бик чыгымлы эш, безнең андый мөмкинлек-средстволар юк, республика, ТР Мәгариф һәм фән министырлыгыннан ярдәм сорыйк. Бәлки ниндидер программалар бардыр, аларны белешик. Нәрсәдәер тиеш икән, аны эшләргә кирәк, - диде ул.

Утырышта мәгариф объектларын паспортлаштыру, бердәм дәүләт имтиханнары үткәрелүче пунктларда иминлекне һәм террорчылыктан саклануны тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы турында да чыгышлар булды.

Электрон хезмәтләр телефоннары:

112 – ТР Бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәте;

01 – янгын-коткару хезмәте;

101; 8(84396)-01-111, 2-57-01, 2-24-12 – дежурлык-диспетчерлык хезмәте;

02 – Полиция

102; 8(84396)-02-111, 2-54-39, 2-29-74 – ЮХИДИ.

03 – Ашыгыч медицина ярдәме.

103; 8(84396)-03-111, 2-58-95 - Ашыгыч медицина ярдәме бүлеге.

04 – Газ хезмәте

104; 8(84396)-04-111 – авария-диспетчерлык хезмәте;

2-29-85 – абонентлык бүлеге.

Электр челтәрләре

8(84396)-2-27-20; 09 – бердәм белешмә хезмәте, 8(84396)-09-111.

Татар халкының милли бәйрәме -  Сабан туе вакытында хокук саклау органнарына, хезмәт күрсәтүче оешмаларга, авыл җирлекләре Советларына һәм башкарма комитетларына аеруча уяу һәм җаваплы булырга кирәк. Транспорт хәрәкәте иминлеге уңаеннан чаралар күрү, террорчылык гамәлләрен кисәтү, бәйрәм уза, кеше күп җыела торган урыннарда өстәмә дежурлык оештыру, инструктаж үткәрү, аңлату эшләре – барысы да мөһим.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев