Чирмешәндә авыл халкының эшмәкәрлек активлыгын арттыру буенча семинар үтәчәк
Безнең районда

Чирмешәндә авыл халкының эшмәкәрлек активлыгын арттыру буенча семинар үтәчәк

Чирмешәндә 26 май кәнне зур чара булачак. Авыл халкының эшмәкәрлек активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсенә Аксубай, Алексеевск, Әлки, Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чистай районнары вәкилләре дә килергә тиеш.

Кунаклар берничә төркемгә бүленеп, Ивашкино, Лашман, Туймәт авыл җирлекләрендә крестьян-фермер хуҗалыклары, мәктәп тәҗрибә участоклары эшчәнлеге белән танышачак, эшкуарлар белән аралашачак. Аларга район үзәгендә кайбер башка объектларны да күрсәтергә җыеналар.

Семинар-киңәшмәнең пленар өлешенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Министрлар кабинеты, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре һәм белгечләре, муниципаль район һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырулы. Шул ук көнне “Түгәрәк өстәл” артында эшмәкәрлекне яклау һәм булышу, авылны саклау, социаль үстерү, кооперативларга берләшеп эшләү темаларына сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу, чыгышлар булачак.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев