Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән журналистлары чисталыкка битараф түгел

Бөтенроссия санитар-экологик өмәдә район газетасы редакциясе хезмәткәрләре дә актив катнашты.

Күмәк көч белән территория чүп-чардан арындырылды, газон үләне участогы тырмаланды, юл кырыендагы бордюрлар агартылды. Хәзер бина тирәсе ялт итеп тора.

Редакция хезмәткәрләре күптән түгел бер өмә үткәргәннәр иде инде. Ул чакта, безнең җаваплылыктагы, бер километрга якын озынлыктагы Нагорная урамында да чүп-чар җыелды, дистәләп багана агартылды.

Озакламый, көннәр ныграк җылыткач, бина янында чәчәкләр һәм чәчәк орлыклары да тамыр җибәрер.

Санитар-экологик икеайлык барышында журналистлар район үзәгендә генә түгел, торак пунктларда да чисталык өмәләре хакында язмалар әзерлиләр, шулай итеп тирә-юнебезне матурлауга зур өлеш кертәләр.

фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев