Чирмешән уртасындагы парк күленә елгадан су кудырмакчылар
Безнең районда

Чирмешән уртасындагы парк күленә елгадан су кудырмакчылар

Чирмешән уртасындагы күл буе паркы ялт итеп тора, бөтен җире чиста, җыештырылган.

Кызганыч, парктагы күлнең суы төбендә генә калган.

-Әйе, бу хакта беләбез, әлеге генә мин дә шунда булдым. Күлнең суы китә бара, җитмәсә быел яңгырлар да яумады диярлек. Шуңа күрә монда елгадан су кудырмыйча булмас, хәзер шушы эшне ничек башкару юлларын эзлибез, - диде муниципаль район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов, әлеге мәсьәлә уңаеннан аңлатма биреп.

фото: автор 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев