Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урманчылары да кышкы формадан йөриячәк

Чирмешәнгә килгәч, Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров киләчәктә агачны тирән эшкәртү юнәлешендә эш алып барылачак, моның өчен тагын байтак техника һәм җиһазлар сатып алыначак, диде.

-Әле ел тәмамланмаса да, сезнең эш күрсәткечләрегез канәгатьләнерлек дип бәяләрлек, - диде министр. -Коллективыгыз тату. Киләчәктә түләүле хезмәтләр күрсәтүгә игътибарны арттырырга кирәк. Урманчылар республика икътисадына зур өлеш кертәләр. Янгын куркынычсызлыгы чорында да түземлек сорала.

Равил Әфраим улы урманчыларның тиздән кышкы форма киячәкләре хакында да әйтте.

Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин коллективның ачык һавада узган җыелышында, быел, үткәндәге эш турында отчет тотты, җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды.

Бүген урманчыларда җитмешләп кеше эшли, алар 36 мең 636 гектарда хезмәт куя: агач утырталар, кисәләр, яшь үсентеләрне тәрбиялиләр, санитар кисү үткәрәләр, агач материалы әзерлиләр һ.б. Быел янгын куркынычсызлыгы буенча нык тырышырга туры килә. Шөкер, ут-күз булмаган. Гомумән, урман хуҗалыгы үз көнен үзе күреп яши.

Министр белән монда килгән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Равил Кузюровның кыска гына вакытта да районга нык булышуын билгеләп үтте, аеруча урман хуҗалыгының Чирмешәндәге административ бинасын капиталь ремонтлауда ярдәме өчен рәхмәт әйтте. Кунаклар контораның эченә дә керделәр. Бар да үзгәргән икән монда: идән, түшәм, стеналар, электр, җылылык, гомумән, инженерлык челтәрләре – барысы да яңарган. Түбәне яңа профнастил белән япканнар. Керү группасы да яңа төс алган. Эчке яктагы зәвыклы, төсле фоторәсемнәр белән бизәлгән, русча һәм татарча да язылган стендларга да күз төшми калмый.

Зур ремонтка бюджеттан 2 миллион 560 мең сум акча биргәннәр. Хуҗалык территориясендә дә үзгәрешләр бар, әйтик, тышкы коймаларны заманчага, тагын да матурракка алыштырганнар.

Район җитәкчесе административ бина каршындагы территориягә асфальт түшәүдә ярдәм итәргә тырышачакларына ышандырды.

Равил Кузюров урман хуҗалыгы питомнигында да булды, посадкаларны карады, аларның торышына яхшы бәя куйды.

Киләсе елда исә Казанкадагы җитештерү участогы бинасына төзүчеләр килергә мөмкин. Бу эш өчен проект-смета документлары әзер дә.

фото: автор

Чирмешәнгә урман хуҗалыгы министры килеп китте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев