Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урманчылары быел күбрәк каен утыртканнар

Чирмешән урманчылары, үзенә күрә бер сынау рәвешендә, быел  күбрәк каен үсентеләре утыртканнар. Белгечләр аларга пошилар, кыр кәҗәләре (косуля) тимәс дип өметләнә.

-Шундый начар хәлгә тап булдык, язга чыгуга, кар астыннан чыккан нарат, чыршы, карагач үсентеләре очларына кыргый хайваннар зыян сала башлый. Бу витамин җитмәү белән бәйледер инде. Ник дисәгез, җәен, көзен алар ылыслыларга тимиләр,  хәл нәкъ менә яз көне шулай кабатлана, - ди Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин.

Шунлыктан, урманчыларыбыз быел, нигездә, каен үсентеләре генә утыртканнар. 20 гектардагы яшь каен посадкаларының иң күбе - Шешминка урманчылыгы өлеше, андый агачлар Светлогорск, Казанка урманнарында да үсәчәк. Әлеге үсентеләрнең 80ләп проценты тамыр җибәргән, бу яхшы күрсәткеч.

-Бу көннәрдә шушы һәм элегрәк утыртылган үсентеләр тирәсен үләннәрдән арындырып, чистартып чыгабыз. Бу кулдан да, механик рәвештә дә башкарыла. Яктылык булгач, алар бик тиз күтәрелеп китә. Утыртылган үсентеләрне без шулай  5 ел дәвамында карап, тәрбияләп торабыз, - ди Алмаз Рифкать улы.

Урманчылар үсентеләрне үзләре  җыйган орлыктан питомникта үстереп, өч яшьлек каен агачлары  утыртканнар.

фото: Алмаз Мотыйгуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X