Чирмешән укучылары йөзәргә өйрәнә
Безнең районда

Чирмешән укучылары йөзәргә өйрәнә

Һәр ата-ана үзенең баласының йөзә белүен тели, шуны истә тотып, районда 2-4 класс укучыларын бу спорт төренә актив өйрәтү оештырыла.

Үзләрендә үк бассейннары булган Лашман мәктәбендә бу эш ягу сезоны башлангач, октябрь урталарында ук башланып киткән. Башлангыч класс укучылары  бассейнга кичен әти-әниләре белән киләләр.

-Балаларны физкультура укытучысы Фаиз Билалов йөзәргә өйрәтә, әти-әниләр дә балаларын күзәтеп тора, - ди мәктәп директоры Наил Нуретдинов. - Бездә, программа буенча, физкультура дәресләре дә бассейнда уза, дәресләрдән соң секцияләр дә эшли.

Районда барлык мәктәп балаларын да йөзәргә өйрәтергә телиләр, алар график буенча Чирмешәнгә бассейнга йөриячәк.

-Схемасы әзер, аларны, әти-әниләре, яки башка  өлкән туганнары белән мәктәп автобусларында алып киләчәкләр, - ди район мәгариф бүлеге начальнигының  тәрбия эшләре буенча урынбасары Флера Рәхимҗанова. - Йөзү буенча инструкторлар буенча  гына проблема бар иде, без аларга Лашман мәктәбендә семинар оештырдык.  Балаларыбыз бәләкәйдән йөзәргә өйрәнәчәк.

Автор фотосы 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев