Чирмешән укучылары эчке эшләр министрлыгы ветераннары белән очрашты
Безнең районда

Чирмешән укучылары эчке эшләр министрлыгы ветераннары белән очрашты

ТР Эчке эшләр министрлыгының район ветераннары Чирмешән лицее һәм 1 нче Чирмешән мәктәбе укучылары белән очраштылар.

Батырлык дәресе барышында Фаяс Минһаҗев һәм Марат Яббаров егетләргә һәм кызларга Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыклары, үзләренең хезмәт юллары турында сөйләделәр һәм булачак ил сакчыларына киңәшләрен бирделәр.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев