Чирмешән районының комбайнчылары утызар мең центнер бөртек суктырганнар
Безнең районда

Чирмешән районының комбайнчылары утызар мең центнер бөртек суктырганнар

“ЧИРМЕШӘНАГРО” комбайнчысы Сергей Борисов Акрос 585 маркалы комбайнда 1310 гектардан 3824 тонна, шул ук хуҗалыктан Альберт Санчилеев Тукано-450дә 1311 гектардан 3597 тонна бөртек суктырганнар. “Ильхан”нан Айрат Сафинның Тукано-430да башкарган эш күләме дә югары: 1260 гектар, 3175 тонна, “БИО АГРО”дан Олег Ермишовныкы (Тукано-580) 1221 гектар, 3053 тонна.

Алар район комбайнчылары арасында, 3 нче группада, әлегә лидерлар.

Ә “БИО АГРО” комбайнчысы Владимир Денисов (Торум-750) 4 нче группада алда, ул 1523 гектардан 3808 тонна бөртек суктырган.

Автомашина йөртүчеләрдән “ЧИРМЕШӘНАГРО” уңганы Җәүдәт Җиһаншинга тиңнәр юк – ул КамАЗ машинасында урак башыннан бирле 5200 тонна йөк ташыган, эш күләме – 26 мең тонна – километр.

Шул ук хуҗалыктан Александр Беззубов RSM-7325 тракторы белән 819 гектарда сабан культуралары, 1100 гектарда уҗым бодае чәчкән, әле 2258 гектарда җир дә эшкәрткән. Районда аның күрсәткече әлегә шулай ук иң югары.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев