Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Ивашкино мәктәбендә яшелчә акчасына чапкыч алганнар

Ивашкино мәктәбендә узган елда, яшелчәләр сатудан кергән акчага чапкыч та алганнар. Кирәк-яракка, шулай ук укучыларны кызыксындыруга, бүләкләүгә дә тотыла әлеге средстволар.

-Быел да байтак мәйданда суган, бәрәңге, помидор, кишер, борыч, редиска, кәбестә дә чәчтек, - ди мәктәп директоры Антонина Гаврилова. -Әгәр көзен үзебездән арткан уңышны урнаштырсак, акчаның бер өлешен тегү эше буенча дәресләргә кирәк тегү машинасы алырга хыялланабыз. Укучыларны тукландырырга да яшелчәләр җитәрлек үстерелә. Ашханә өчен һаман шул мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгәннәрне сату кеременнән савыт-саба да алдык.

 

-Суган орлыгын да үзебез үстерергә өйрәнәбез. Быел “кара” орлык та чәчтек, югыйсә аны гел сатып алырга туры килде, - ди директор. -Үсентеләрне техник хезмәткәрләр үстерә, бу эштә укытучылар да булыша. Чир таралу куркынычы белән бәйле, чәчүгә, чүп утауга укучыларны җәлеп итмәдек диярлек.

Ивашкино мәктәбендә помидор, кыяр, чәчәк үсентеләре – рассада үстерергә дә остара баралар. Быел гына да алардан 11 мең төп рассада алып киткәннәр. Чирмешәннән, тирә-күрше авыллардан да заказлар күп булган.

Мәктәп коллективы яшелчә участокларында эшне туктатмый: көн дә чүп  утыйлар, су сибәләр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев