Чирмешән районының инвалидлар җәмгыятендә сенсор бүлмә булачак
Безнең районда

Чирмешән районының инвалидлар җәмгыятендә сенсор бүлмә булачак

Районның инвалидлар җәмгыяте кабат Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының грантын отты.

Быел социаль проектлар бәйгесендә катнашу өчен 300 гә якын заявка алынган булган. Җиңүчеләрне 23 номинациядә билгеләгәннәр, алар арасында инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары Ирина Митяеваның “Тылсымлы бүлмә” дигән проекты да. Якташларыбыз грант акчасына җәмгыять бинасында сенсор бүлмә җиһазландырырга ниятлиләр.

Автор фотосы

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев