Чирмешән районындагы өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына кунаклар еш киләчәк
Безнең районда

Чирмешән районындагы өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына кунаклар еш киләчәк

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында 1 октябрь – Өлкәннәр көнен бер көн генә түгел, ә ун көн дәвамында бәйрәм итәргә планлыйлар. Кунаклар да көтәләр.

-1 октябрьдә биредә яшәүчеләр өчен бәйрәм табыны көйләнәчәк, - диде йорт-интернат директоры Илшат Закиров. – ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов, һәр елдагы кебек, өлкәннәребезгә азык-төлек пакетлары китерергә ышандырды.

Илдәге коронавируска бәйле вәзгыять яхшы булган очракта, декада дәвамында йорт-интернатка кунакларның ешрак килүе көтелә. Якташыбыз Минсәгыйть Шакиров һәм “Шешмаойл” җәмгыяте дә өлкәннәребезне күчтәнәчләр белән сөендерәчәк. Бу көннәрдә мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәргә җыр-биюләр бүләк итәргә ниятлиләр.

фото: автор


Нет комментариев