Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында өйрәнүләр уза

    5 апрель көнне районда гражданнар оборонасы штабы, эвакуацияләү органнары һәм гражданнар оборонасы хезмәтләре белән махсус өйрәнүләр үтәчәк.

    Өйрәнүләр вакытында халыкка гражданнар оборонасы белән бәйле “Барыгызның да игътибарына!“, “Һава тревогасы“, “Радиация куркынычы“ хәбәр итү сигналлары тикшерелә.

    Районның барлык халкы әлеге сигналлар хакында һәм аларны алгач ниләр эшләргә кирәклеген белергә тиеш. Арадашчылар төркеме халыкның бу вакытта эш тәртибен өйрәнәчәк.

    Гражданнар оборонасының мөһим хәбәр итү сигналлары хакында район газетасының 21 март санында һәм район газетасының рәсми сайтында язылган.

    Автор фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: