Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында язгы чакырылыш комиссиясе эшенең кызу чоры

Районда армиягә язгы чакырылыш белән бәйле медицина һәм чакырылыш комиссияләре эшли башлады.

Әлеге кампания коронавирус инфекциясенә кагылышлы саклык чаралары белән башкарыла. Болар хакында  Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссариаты комиссары Дмитрий Палаткин белән сөйләштек.

- Дмитрий Иванович, районда ничә призывник комиссия үтәчәк?

- Барлыгы 150, ә армиягә 30 егет китәргә тиеш. Беренче солдат озату 14 июньгә билгеләнгән, соңгысы - 6 июльдә. Барлыгы биш “отправка” булачак.

- Ә коронавирус?

- Әлеге хәлне истә тотып барлык саклык чараларын күрәбез. Үзебезнең комиссариат бинасында көненә ике тапкыр дезинфекция үткәрелә. Хезмәткәрләребез битлектән йөриләр, пирчәткәләр кияләр. Армиягә озатканда егетләрнең тән температураларын бик тиз үлчи торган җиһазыбыз бар.  Хәлләрен, сәламәтлекләрен сорашабыз. Юлга ике битлек, бер пар пирчәткә бирелә.

 - Казанда?

- Анда да, килеп төшүгә үк, призывникларга  яңа битлекләр бирәләр һәм ике этапта аларның сәламәтлекләрен тикшерәләр. Беренчесе – “армия контроле” – чир 10 минутта ачыклана, икенче этапта Сәламәтлек саклау  министрлыгы аша җентекләбрәк тикшерәләр,  нәтиҗәләр 6 сәгатьтән соң билгеле була. Ата-аналар борчылмасын иде, коронавирус йоктырган бер кеше дә армиягә җибәрелми.

- Дмитрий Иванович, гомумән, призывикларның сәламәтлекләре ничек?

- Яссы табанлылылык еш очрый, психик халәтләренә кагылышлы проблемалар бар.

- Егетләрнең кайларда хезмәт итәселәре килә?

- Иң почетлысы - һава-десант гаскәрләре. Анда барырга теләк белдерүчеләр байтак. Безнең Самара шәһәрендә подшефный хәрби частебыз бар, элемтә батальоны. Якташларыбызны анда да озатабыз. Ара да ерак түгел, 200 километрлап кына.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев