Чирмешән районында узган ике айда 115 кешегә коронавирус диагнозы куелган
Безнең районда

Чирмешән районында узган ике айда 115 кешегә коронавирус диагнозы куелган

Быелның үткән ике аенда районда 115 якташыбызга коронавирус диагнозы куелган, араларында икесе - балалар. Былтыр бу чир белән авыручылар саны ел дәвамында 54 кенә булган.

Үсеш COVID-19ның башка штаммы - “омикрон” барлыкка килү белән бәйле. Ул башка штаммнарга караганда тизрәк тапшырыла, инкубация чоры кыскарак. Авыруны билгеләү өчен хәзер үзебездә үк экспресс-тест та ясыйлар.

Район үзәк больницасыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, февральнең соңгы атнасында 7 кеше  - больницадан тыш пневмония, 53 кеше ОРВИ авыруы белән мөрәҗәгать иткән. Ел башыннан пневмония йоктыручылар саны 34, ОРВИлылар 268 кеше исәпләнә.

Ковид йоктырган 17 райондашыбызны Әлмәт районы үзәк больницасына озатканнар.

-Кызганычка каршы, районда Covid-19 авыруын йоктыручылар саны артты. Коронавирус белән бәйле вәзгыять әлегә җиңел түгел. Шуңа да халыкка, үз-үзегезне саклагыз, диясем килә. Җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрү, социаль дистанцияне үтәү, кулларны антисептиклар белән юу кебек саклану чараларын, вакцинация ясатуны онытмаска кирәк, - ди район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. - Прививка ясатырга теләүчеләргә больницада вакциналар җитәрлек.

Гомумән, районга 14470 данә вакцина кайткан. 12555 якташыбыз прививка кадаткан, шул исәптән 10 бала, 3544 кеше - 60 яшьтән өлкәнрәкләр (мондый яшьтәгеләрнең 82 прценты). 1909 кеше ревакцинация дә ясаткан.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев