Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында умарталыкка һөҗүм иткәннәр

Билгесез кешеләр Казанка авылы янәшәсендәгә урнашкан умарталыктагы өйгә кереп, түшәм такталарын, веранда тәрәзәләрен, ишекне урлап чыкканнар. Матди зыян – 50 мең сум. Бу турыда полиция бүлекчәсенә Чирмешәндә яшәүче умарталык хуҗасы хәбәр иткән.

7-13 октябрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 24 хәбәр кабул иткәннәр.

Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан 11 административ беркетмә төзелгән. Бу чорда бер җинаять эше кузгатылган.

Бу көннәрдә район юлларында юл-транспорт һәлакәтләре булмаган. Шул ук вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 60 очрагы ачыкланган, ике машина йөртүче транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән.

Лашман кешесе колхозның элеккеге гаражыннан тракторларның запас частьләрен урлаулары хакында хәбәр иткән. Кара Чишмә авылында да билгесез кешеләр “Кара Чишмә” җәмгыяте гаражыннан тырмалар алып киткәннәр. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев