Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында транспорт салымы авыр җыела

Чирмешәнлеләрнең салымнар буенча барлыгы 1 миллион 320 мең сумга якын бурычы бар. Аеруча халык транспорт салымнарын вакытында түләми. Сузган саен, бурыч онытыла, ахырдан инде пеня исәпләнә башлый, сумма арта.

Район башкарма комитетының икътисад бүлегеннән белешүебезчә, салымнар буенча Иске Котыш, Яңа Кади, Туймәт, Ульяновка, Югары Кәминкә, Яңа Элмәле, Ивашкино авыл җирлекләре “чиста”. Мондагы торак пунктларда яшәүче халыкның - физик затларның җир, милек, транспорт салымнары буенча бурычлары юк.

Милек салымнары буенча бары Шешминка һәм Чирмешән авыл җирлекләре бурычлы. Шул ук Шешминка, Түбән Кармалка, Иске Үтәмеш, Чирмешән авыл җирлекләрендә җир салымын түләмәүчеләр бар - алар исәбендә барлыгы 23691 сум “недоимка”. Ә иң күп бурыч транспорт салымы буенча – 1 миллион 280 мең сум күләмендә. Бурычларның зур өлеше Кармыш, Лашман, Чирмешән авыл җирлекләренә туры килә.

-Транспорт салымы буенча бурычлар, нигездә, йөк машиналары – “фуралар” тотучы якташларыбызныкы. Әлеге “недоимкаларны” түләтү максатында суд һәм суд приставлары, районның ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре ярдәме белән эш алып барыла, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин.  

фото: istockphoto.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев