Чирмешән районында исемлеккә кертелгән 14 мең 147 сайлаучының 3254се, ягъни 23 проценты сайлауларга катнашты да.
Иске Үтәмеш, Туймәт, Андреевка, Кара Чишмә, Шешминка, Мордва Афонькәсе участокларында югарыдагы күрсәткеч 42-35 процент ук. Әлеге мәгълүматлар район территориаль сайлау комиссиясеннән алынды.

РФ Дәүләт Думасына сайлаулар 17, 18, 19 сентябрьдә үтә, участоклар иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр ачык була.

фото: автор
Нет комментариев