Чирмешән районында тавыш бирү закон кысаларында уза
Безнең районда

Чирмешән районында тавыш бирү закон кысаларында уза

Чирмешән районында барлык 34 сайлау участоклары тиешле вакытта ачылды.

Участоклар урнашкан биналарны дезинфекцияләп, килүчеләргә саклану средстволары әзерләп куйдылар.

-Районда 12 мең 15 кеше, ягъни исемлектәгеләрнең 83 проценты алдан тавыш бирде дә, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. – Тавыш бирүгә бәйле закон бозулар хакында шикаятьләр юк. Бүген участокларда күзәтүчеләр дә эшли.

Бүген Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча референдум иртәнге 8 дән 20 сәгатькә кадәр уза. Үзең белән паспорт алып килергә.

Кадыйр Гомәров фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев