Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында Кыш бабай кайларда булган?

Чирмешәндә Яшьләр мәйданчыгында урнаштырылган үзәк чыршының утларын кабыздылар.

Әлеге бәйрәмдә Кыш бабай һәм Кар кызы да катнашты.

Биредә Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне бизәү бәйгесенә дә нәтиҗә ясадылар. Монда Чирмешән урманчылыгына тиңнәр юк, ул – җиңүче.

 

Территорияләрен матур бизәгән өчен, Туган як тарихы музее, “Кәрвансарай” сәүдә йорты, “Чирмешән автотранспорт предприятиесе”, “Әкият”, “Каенкай”, “Ромашка” балалар бакчалары, үзәк китапханә, Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты Дипломнарга һәм кызыксындыру бүләкләренә ия булдылар.

Авыл җирлекләре арасында Яңа ел мәйданчыкларын иң яхшы бизәүчеләр дә билгеле, алар: Урманасты Үтәмеш авыл мәдәният йорты, Әмир балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәбе, Әмир авылы мәдәният йорты, Югары Кәминкә һәм Ивашкино авыл җирлекләре.

Чирмешәндә балалар өчен Чыршы бәйрәме үтте

 

Ел саен декабрь азагында район үзәгенә авыллардан да балаларны чакырып, зур чыршы бәйрәме оештыралар. Быел ул универсаль спорт залында узды. Балалар монда төрле костюмнар киеп килгәннәр, шигырьләр, җырлар әзерләгәннәр.

-Без мондый чарада беренче тапкыр катнашабыз, - диләр Чирмешәндә яшәүче Елена һәм Сергей Федоровлар. – Олы улыбыз гына мәктәптә дәресләрен  калдырырга теләмәде, ул 9 нчы сыйныфта укый, ә калганнары монда. Аларга бәйрәм бик ошый,  аеруча кызыбыз Софья  актив.

Федоровлар гаиләсендә биш бала, икенче уллары – Стас 6 нчы сыйныфта белем ала, Софьяга 7 яшь, ә менә төпчекләре – игезәкләр Егор белән Дашага нибары бер яшь тә өч ай.

100дән күбрәк баланы Кыш бабай белән Кар кызы якынлашып килүче яңа ел белән котладылар, уеннарда катнашканнарга бүләкләрне мулдан  өләштеләр. Ахырдан да яңа ел күчтәнәчләре тапшырдылар.

Район оешмалары - мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре  сабыйлар өчен уен мәйданчыклары да оештырганнар. Биредә һәр бала, үзенә шөгыль табып, осталыгын күрсәтергә мөмкинлек бар иде.

Чыршы бәйрәмендә катнаша алмаган - сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балаларга бүләкләрне өйләренә илтеп бирделәр.

Чирмешәндә физик мөмкинлекләре чикле өлкәннәргә үзенчәлекле бәйрәм оештырдылар

Әлеге чара инвалидлар җәмгыяте бинасында башланып китте.

Өстәл спорт уеннары буенча Яңа ел турнирында шахмат, шашка гына уйнап калмадылар, бездә соңгы елларда популярлаша башлаган джакколо, шаффлборд буенча да көч сынаштылар. Биредә тәҗрибәле уенчылар белән бергә яшь осталар да көч сынашты, олы яшьтәге апалар да бу уеннарда бик мавыгып  уйнады.

 

Бәйрәмнең икенче өлеше кафеда дәвам итте. Монда иң осталар һәм тапкырлар бүләкләнде. Кыш бабай кунакларга лотерея уеннары да оештырган. Бу серле бүләкләр аларның күңелен тагын да күтәрде. Табын артында бик күп матур теләкләр дә яңгырады.

Әмир балаларын район башлыгы, эшкуар якташлары да бүләк җибәреп сөендергәннәр

 

Яңа елны каршылау бәйрәменнән Әмир мәктәбендә укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр берьюлы өч пакет алып киттеләр.

Күчтәнәчләрне район җитәкчелеге һәм мәктәп исеменнән 19 балага бирделәр, мәчет тә пакетлар әзерләгән. Моннан тыш якташлары-эшкуар Миндар һәм Фазыл Әгъләмовлар аларга, хәтта мәктәптә, бакчада, ФАПта эшләүчеләргә дә Кыш бабай бүләге җибәргәннәр.

Бәйрәм ясап үткәрелгән тантанада балалар моңа лаек икәнлекләрен күрсәттеләр: яхшы укулары, тәрбияле булулары өстенә, алар җыр-биюгә дә бик осталар икән, сәләтләренә Кыш бабай да сокланып кул чапты.

-Балаларыбызны шулай хөрмәтләүләре өчен бик зур рәхмәт, - ди оныгы Алисәнең бәйрәменә килгән Нурсинә Җиһаншина.

Камилә Мәслахованы Әмир бакчасына Лашманнан ук китерәләр. Үзләрендәге бинаны ремонтлаганда монда йөри башлаган. Инде ремонт та тәмам, әмма Камилә әле дә Әмирдә тәрбияләнә.

-Тәки Лашмандагы бакчага күндерә алмыйбыз, - ди әнисе Ләйсән. –Үзем дә машинада йөргәч, Лашман белән Әмир арасын авырсынмыйча үтәм. Коллектив бик ошый. Бүләк бирүчеләргә без дә рәхмәт кенә әйтәбез.

авторлар: Лилия Саттарова, Гөлсирә Шәрифуллина, Кадрия Гамирова, Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыш бабай Яңа ел