Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында ике авылны су басу куркынычы бар

Метеорологлар һава торышын шулай фаразлыйлар. Бүген исә бик яхшы: көндез җылыта, төнлә бераз гына туңдыра, кар аз-азлап кына эри.

Республика гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең шушы көннәрдә узган утырышында әйтүләренчә, Татарстанда кар катламы уртача 50 сантиметр; җир бер метр чамасы туңган. Карда су запасы нормадан күбрәк. Язгы су ташулар юлларга, биналарга, гидротехник корылмаларга зыян салмасын өчен, хәлне даими контрольдә тоту зарур. Бәркәтәдә – 70, Түбән Кармалкада 8 торак йортка су басу куркынычы яный, Шушма елгасы ярларыннан чыгарга мөмкин. Районда өч гидротехник корылма документлаштырылмаган, алар хуҗасыз. Күтәмәдәге корылма зур ремонт сорый.

Язгы су ташулар автомобиль юллары аша салынган кайбер суүткәргеч торбаларны тиз арада ләмнән, чүптән, боздан чистартырга кирәк. Гомумән, язгы су ташуларга әзер торыйк.

фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев