Чирмешән районында гыйнвар аенда 7 пар кавышкан
Безнең районда

Чирмешән районында гыйнвар аенда 7 пар кавышкан

2022 елның карлы, салкын гыйнварында район ЗАГС бүлегендә 7 пар никахларын рәсмиләштергән (үткән елның бу чорында – 3).

Февральдәге “матур” датада (22.02.22.) никахларын законлаштырырга ниятләгән бер пардан гариза кергән. Район ЗАГС бүлегеннән хәбәр итүләренчә, яз айларына әлегә гаризалар кермәсә дә, июнь, июль айларында туй итәргә теләүчеләр бар икән.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев