Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында эшсезләрне укыталар

Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә бүген 64 эшсез исәптә тора, шул ук вакытта эш бирүчеләр 96 эш урыны тәкъдим итәләр.

Нигездә, районда авыл хуҗалыгы предприятиеләренә белгечләр кирәк. Хуҗалыкларда агрономнарга, инженерларга, ветврачларга, зоотехникларга ихтыяҗ зур, хәтта тракторчыларга да кытлык сизелә.

Эшсез буларак исәптә торучыларның  күпчелеге - авылларда яшәүчеләр, араларында югары белемле белгечләр дә бар. 2018 нче елны, штатларны кыскарту сәбәпле, алты оешмадан 25 кеше эштән азат ителгән.

Гомумән алганда, узган елны үзәктә эш эзләүчеләр буларак  исәпкә алынган 281 якташыбызның 175 се эшкә урнаштырылган, шул исәптән 133 се халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча.

-Без физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшле итү юнәлешендә дә актив шөгыльләнәбез, - ди  үзәк директоры Фәридә Дивитаева. – Районда 1824 инвалид яши, шуларның 499 сы – хезмәт яшендәге, аларның 133 се эш белән тәэмин ителгән. Ел дәвамында үзәк аша мөмкинлекләре чикле 10 кеше эшле булды.

Үз һөнәрләре буенча эш таба алмаган кешеләр үзәк аша яңа белгечлек үзләштерергә мөмкин. Былтыр моңардан 30 кеше файдаланган, райондашларыбыз котельный операторы, эретеп ябыштыручы, каравылчы - сакчы, пешекче, бораулаучы ярдәмчесе һәм башка һөнәрләргә укыганнар, алар барысы да эшкә урнашканнар. Бу максатларга бюджеттан 226 мең сум акча тотылган.

-Хәзер дә аш пешерүче серләренә өйрәнергә теләүчеләрдән төркем туплыйбыз, - ди Фәридә Камал кызы. – Еракка барырга да кирәкми, үзебезнең Нурлат филиалында бушлай  укытабыз.  Ә инде эшләре булучылар монда үзләре түләп укый ала. Әлеге мәсъәлә буенча сораулар булса 2-27-56 телефоны буенча белешә алалар.

Болардан тыш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге якташларыбызга шәхси эш башлап җибәрергә дә булыша. Узган елны үзәк аша бирелгән субсидия хисабына дүрт кеше үз эшен башлаган, аларга 470 мең сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтелгән.

Яңа елда эшсезлек буенча бирелүче пособия күләме дә үзгәргән: хәзер аның иң азы – 1500, иң күбе – 8000 сум. Пенсиягә чыгу алды яшендәгеләргә пособие күләмен 11280 сумга җиткергәннәр.

Яңа закон буенча, “пенсиягә чыгу алды яшендәге”  категориягә  картлык буенча иминиятләү пенсиясенә биш ел калган гражданнар керә. Андый кешеләрне законсыз эштән азат иткән, яисә яшьләренә карап эшкә алмаучы җитәкчеләрне җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр, диләр үзәк белгечләре.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев