Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында быел янгыннарда өч кеше һәлак булган

Елның әле өченче ае башланып кына китте, ә бу чорда районда өч янгын чыгып, өч кешенең гомере өзелгән. 2020 елның беренче кварталында ике янгын теркәлгән булган. Ни кызганыч, гомерләре өзелгәннәрнең барысы да ялгыз яшәүче ир-атлар. Һәм янгыннар төнге сәгатьләрдә чыккан.

Лашмандагы янгынны сүндергәч, ике ир-ат мәете табыла. 17 гыйнварда Югары Кәминкә авылында олы яшьтәге ир һәлак булган иде.

Әлеге хәлләр белән бәйле, районда гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Утырышта һәр авыл җирлегендә җаваплы органнарга янгын куркынычсызлыгы буенча эшне активлаштыру, аеруча, ялгыз яшәүче, спиртлы эчемлекләр белән дус кешеләргә, күп балалы, уңышсыз гаиләләргә контрольне көчәйтү бурычы йөкләнде.

-Янгынга каршы сигнализация, төтен чыкканда хәбәр салучы җайланмалар һәр йортка урнаштырылса да артык булмый, - диде районара янгын куркынычсызлыгы бүлеге начальнигы Рафаэль Гыйниятуллов. – Үткән ел шундый сигнализация ике йортны янгыннан саклап калды.

Утырышның икенче өлешендә язгы су ташуларга әзерлек һәм гидротехник корылмаларның торышы турында сөйләштеләр. Райондагы 21 буаның өчесе хуҗасыз булып санала, авыл җирлекләре башлыкларына бу проблеманы чишү бурычы йөкләнде.

Район территориясеннән агучы Чирмешән һәм Шушма елгалары быел да язгы ташу вакытында халыкка куркыныч тудыра. Бездә су басу янаучы шундый 76 йортта 173 кеше гомер итә. Аларның куркынычсызлыгын да алдан кайгыртырга кирәк. Быел кар күп, җирнең туңу тирәнлеге дә зур, шуның өчен көчле язгы ташуларга әзер булырга кирәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев