Агымдагы елның октябрендә район ЗАГС бүлеге 62 кешенең үлемен теркәгән. Ә ел башыннан 318 якташыбыз бакыйлыкка күчкән. 2020 елның бу чорында - 267 кеше.
Саннар тетрәндергеч. Бу ЗАГС мәгълүматлары, читтә яшәп туган якларына алып кайтып җирләнгәннәр дә бар. Кайбер авылларда көн аралаш диярлек мәет күмәргә туры килгән. Гомерләре вакытсыз өзелгәннәрнең байтагы коронавирустан терелә алмаган.
фото: автор
Нет комментариев