Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында арендага 33 йорт төзелә

Районның төрле авылларында республика программасы буенча һәм дәүләт торак фонды аша арендага бирелә торган 33 аерым йорт төзелергә тиеш.

Аларда яшәячәк хуҗалар, коммуналь хезмәтләргә өстәп, ай саен аренда хакын да түләргә тиеш булалар.

Әлеге торак авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләргә генә биреләчәк.

Чирмешәндә һәм Урманасты Үтәмештә бу объектларда байтак эш башкарылган. Район үзәгендә, Амур ягында (элеккеге аэропорт территориясендә) булачак алты йортның стеналарын күтәргәннәр, түбәләрен япканнар. Урманасты Үтәмештә берьюлы биш йорт төзелә, биредә  дә йортларның түбәләрен каплаганнар, стеналарын штукатурлаганнар, кайбер йортларның тәрәзәләре дә куелган.

Аларда эш темпын көчәйтү сорала.

Күтәмәдә авыл хуҗалыгы белгечләренә алты йорт төзеп бирәчәкләр, икесенең нигезен ясап  куйганнар, тагын икесенең стеналарын күтәрә башлаганнар.

Кармышта аренда шартларында бер, ә менә Керкәледә 15 шәхси йорт төзү планга кергән, төзелеш эшләре былтыр ук башланган.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев