Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында җан башына уртача 2,20 литр хәмер сатылган

Быелның гыйнвар-март айларында районның сәүдә нокталары 4,2 мең декалитр алкоголь продукциясе саткан, ягъни узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3 процентка кимрәк.

Җан башына бүлеп исәпләгәндә исә, өч  айда бер кешегә уртача 2,20 литр алкоголь продукциясе туры килә (2018дә – 2,23 литр). Чагыштыру өчен,  күршеләребез Аксубай районында бу күрсәткеч – 1,6 литр,  Әлмәт районында -  4,0, Яңа Чишмәдә – 3,2, Нурлат районында  2,8, республика буенча 3,5 литр.

Районда алкоголь продукциясен  69 сәүдә ноктасы сата (21 е  - район үзәгендә,  48 е -  авылларда).

2019 елның беренче кварталында Дәүләт алкоголь инспекциясе аша 15 литр алкоголь продукциясе законсыз әйләнештән алынган.

Исегезгә төшерәбез, алкогольне законсыз сатучылар хакында “Халык контроле” порталына язып хәбәр итәргә мөмкин.  Факт расланса, хәбәр бирүчене акчалата бүләкләү каралган.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X