Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында җан башына уртача 10,4 литр алкоголь продукциясе сатылган

Узган елда районның сәүдә нокталарыннан 19,9 мең декалитр алкоголь продукциясе сатылган. Бу, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 6 процентка кимрәк.

Җан башына бүлгәндә, бер кешегә уртача  10,4 литр (2017 дә  - 11 литр) алкогольле эчемлекләр реализацияләнгән. Бу сан күршеләрдә: Аксубай районында – 7,3; Әлмәттә – 16,8; Яңа Чишмәдә -  14,2; Нурлатта -  11,7, ә  республикада уртача  15 литр тәшкил итә.

2018 елда составында спирт булган 276,3 литр алкоголь продукциясе законсыз әйләнештән алынган. Хәмер сату белән бәйле закон бозулар хакында “Халык контроле” сервисына районнан бер хәбәр булган. Мондый  фактлар расланган очракта, хәбәр бирүчене акчалата да бүләклиләр.

Сүз уңаеннан, былтыр  районда 43 кеше исерек хәлдә җинаять кылган.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X