Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 60 ел гомер иткән үрнәк парны котладылар

-Һәр кеше белән тиз аралаша, кулыннан бөтен эш килә. Аңа дәгъвам юк, - дип Галия Гафурҗан кызы Фәссахова ире Наилне бүген дә мактап куйды. Хәер, Наил абый үзе дә 60 ел бергә яшәгән хатынына бик рәхмәтле.

Наил Фәттах улы Галия апаны Югары Кәминкәдән алып кайта. Белгән кеше, Галия апаның әнисе дә Туймәт кызы була. Кузбасс, Донбасс шахталарында күмер чапкан егет тормышта “махы” бирми, дистә еллар машина йөртә, комбайнда, тракторда да макталып эшли, пилорамада да тырыш, оста булуын раслый.

Фәссаховлар биш бала үстергәннәр, бүген уллары Альберт, киленнәре Рәзилә белән яшиләр, оныклар сөяләр. Бу гаилә районда күпләргә үрнәккә куярлык: монда тавышлану дигән нәрсә юк. Дистәләп мал асрыйлар, барын да бергәләп башкаралар.

-Юбилеегыз белән котлап, сезгә парлы озын гомер, саулык телим,  - диде Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. -Сез үрнәк гаилә, яхшы күршеләр дә. Галия апа, бүген бу хакта да әйтим инде, әни операция кичергәч, мине күкрәк сөте имезеп үстергән изге кеше.

Районнан килгәннәр – район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина да 60 ел иңгә-иң торып яшәгән Наил һәм Галия Фәссаховларны ихлас котладылар.

Туймәттә, Фәссаховларда бәйрәм шактый озакка сузылды, шулай  булмыйча,юбилейга кайткан кунаклар бергә җыелгач зур өйләре дә кечерәеп калды сыман. Алай да сыйдылар, төп йортта күңелләре гел киң, чырайлары якты, аш-су җитәрлек.

фото:автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев