Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 4060 кеше вакцинацияләнгән

Пандемия башланганнан бирле районда 15 кеше коронавирустан чирләде, аларның берсе генә вафат булды.

-Соңгы вакытта без, кызганыч, саклык чаралары белән санлашмыйбыз. Коронавирус, башка тын юллары авырулары кебек, тамчы – һава юлы аша йога, башка чакта – пычрак урыннардан, әйтик, пычрак тоткалардан. Гадәттә, кешеләр юылмаган куллар белән бит, борын яки күзләргә кагылганда зарарланалар. Шуңа күрә битлек кию кирәк, - ди үзәк район больницасы врач-эпидемиологы Альмира Гарифуллина. – Халык күп булучы урыннарда, җәмәгать транспортында аеруча сак булу сорала. Төрле хәлләр өчен, үзегез белән дезинфекцияләү средстволары йөртегез. Ашар алдыннан кулларыгызны юыгыз. Эш урыннарында кул белән кагыла төрле өслекләрне (компьютер клавиатурасы, гомуми кулланудагы оргтехника панельләре, смартфон экраннары, пулҗтлар, ишек тоткалары) сөртеп торырга.

Табиб әйтүенчә, районда коронавируска каршы 4060 кеше вакцинацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев