Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 37 кеше СПИД белән авырый

Район үзәк больницасында СПИД белән авыручы 37 кеше исәптә тора. Шуларның дүртесе әле быел гына (2019 елда - 3) ачыкланган.

СПИД белән көрәш буенча районның ведомствоара комиссиясе утырышында 21 нче гасырның әлеге авыруы хакында сөйләштеләр.

-Исәпкә куелган кешеләрнең авырулары теге, яки бу сәбәп белән больницага  килеп эләгү сәбәпле генә ачыкланган, күпчелеге - тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы кешеләр, - диде үз чыгышында район үзәк больницасының йогышлы авырулар табибы Дмитрий Ухливанов. - Авыруының дәрәҗәсенә карап, алар безгә квартал саен яки ярты елга бер тапкыр тикшеренергә килергә тиешләр, тик кайберләрен чакырып та китерү кыен. Аларга дәвалану өчен дарулар бушлай бирелә.

Районда СПИД инфекциясен 30-50 яшьлекләр йөртә. Бу чир күп очракта җенси юл белән бирелә, наркоманнар арасында да СПИД йоктыручылар күп.

Комиссиянең төп бурычы - яшүсмерләрне әлеге мәкерле авырудан саклап калу. Бу уңайдан районда профилактик эш алып барыла. Мәдәният оешмаларында малайлар, кызлар өчен төрле юнәлешләр буенча түгәрәкләр эшли, алар яшүсмерләрнең вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә ярдәм итә. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге объектлары да укучыларны үзләренә җәлеп итәргә тырыша.

Начар гадәтләрне профилактикалау максатында, район мәктәпләрендә укучылар белән очрашулар планлаштырылган. Мондый чараны 2 нче Чирмешән мәктәбеннән башлап җибәрергә ниятлиләр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев