Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 1000 ир-атка 1108 хатын-кыз туры килә

Бүген районда күпчелекне хатын-кызлар тәшкил итә: гүзәл затлар - район халкының 52,5 проценты.

Әмма соңгы вакытта, безнең илдә, шул исәптән районда да, кызларга караганда, малайлар күбрәк туа икән. Дәүләт статистикасы хезмәтенең райондагы бүлегеннән хәбәр итүләренчә, мондый хәл ХХ гасыр башында һәм аның бөтен дәвамында күзәтелгән.

-2010 елгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, районда 4 яшькә кадәрге 1000 малайга  уртача 980 кыз туры килә. Әмма киләсе яшь төркемнәрендә аерма кими башлый, - ди район дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе     Гөлназ Гайсина.   - Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында чагыштырма 25-39 яшьтә тигезләшә. Төгәлрәге, 30-34 яшьтәге 1000 ир-атка 1060 хатын-кыз исәпләнә. Ир-атларның хатын-кызлардан күбрәк булуы 55 яшькә кадәр күзәтелә. Аннары нисбәт кире якка үзгәрә һәм ир-атларның һәр яшь төркеме белән хатын-кызларныкына кимрәк була. 

Район буенча, уртача алганда, барлык яшь төркемнәре буенча 1000 ир-атка  1108 хатын-кыз туры килә.  

Гомумән, районда күпме ир-ат һәм хатын-кыз булуын, социаль-демографик хәл турында төгәлрәк мәгълүматларны 2021 елның көзендә узачак Бөтенроссия халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре күрсәтәчәк. Әлеге мөһим кампаниядә санлы технологияләр кулланылачак. Статистика хезмәтенең райондагы белгечләре сүзләренчә, быелгы җанисәпнең төп яңалыгы – Россия халкына сан алу битләрен дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi/ru) мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге дә булдырыла.

-Халык  санын исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Якташларыбызга сан алу участокларында, шул исәптән “Минем документлар” дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күп функцияле үзәк биналарында да исәпкә алынырга мөмкин булачак, - ди Гөлназ Гайсина.

фото: архив

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X