Чирмешән районында мәктәп яшенә җиткән 130 сабый бакча белән хушлашачак. Май ахырында балалар бакчаларында да чыгарылыш кичәләре башланып китәчәк. Быел районда 130 сабый бакча белән хушлаша, ягъни алар 1 сентябрьдән парта артына утырачаклар. Иң зур чыгарылыш "Ромашка" балалар бакчасында - аннан - 19, "Чишмәкәй"дән - 18, Лашман балалар бакчасыннан -...
Чирмешән районында мәктәп яшенә җиткән 130 сабый бакча белән хушлашачак.
.jpg)
Май ахырында балалар бакчаларында да чыгарылыш кичәләре башланып китәчәк. Быел районда 130 сабый бакча белән хушлаша, ягъни алар 1 сентябрьдән парта артына утырачаклар.
Иң зур чыгарылыш "Ромашка" балалар бакчасында - аннан - 19, "Чишмәкәй"дән - 18, Лашман балалар бакчасыннан - 14, ә "Каенкай" һәм "Ландыш"тан 12шәр сабый мәктәпкә китәчәк. Кармыш авылындагы балалар бакчасында быел чыгарылыш кичәсе булмый, Шешминка, Түбән Кармалка, Югары Кармалка, Утыз Имән мәктәпләренең мәктәпкәчә төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр дә юк икән. Ә Әмир, Ульяновка, Иске Үтәмеш, Күтәмә авыллары балалар бакчаларында бары берәр сабыйга гына "соңгы кыңгырау" чыңлаячак.
Яңа балалар бакчалары төзелү белән сабыйларны бакчага урнаштыру проблемасы кимесә дә, ул бөтенләй бетмәде.
-Иске Элмәле балалар бакчасы 16 балага исәпләнгән, бүгенге көндә биредә 14 сабый бакчага урын көтә, шуларның 4се 3 яшькә кадәрле, - ди район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Людмила Мәсәллимова. - Быел бу бакчадан 6 бала мәктәпкә китә, шуннан соң да урын проблемасы тулысынча хәл ителми әле.
Чирмешәннең "Ландыш" бакчасында - 6, "Каенкай"да 15 балага урын җитми икән. Шул ук вакытта "Әкият" балалар бакчасында төрле яшьтәге 20 сабыйга урын булса да, ата-аналар балаларын үзләренә җайлы, якын бакчада тәрбияләргә телиләр, чират көтәләр.
Нет комментариев